Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә бер полиция хезмәткәре үтерелде


Чечнянең Ведено районында сугышчылар белән бәрелештә бер полиция хезмәткәре һәлак булды, икәү яраланды.

Бүген иртән тәртип саклау хезмәткәрләре Хатуни авылы янында кораллы төркем тапкан. Төркемдә 12-ләп кеше дип исәпләнә.

Сугышчылар каршы ут ачып Шали районы янында урманлы тауларга качарга маташа.

Махсус хәрби чара барган район чолгап алынган.
XS
SM
MD
LG