Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиланд премьеры Демократик фирка башлыгыннан китә


Йинглак Чинават
Йинглак Чинават
Таиланд премьер-министры АбҺисит Ветчачива, кичә парламентка сайлауда җиңелгәнгә, бүген Демократик фирка башлыгы урыныннан китүен белдерде. Ул җитәкләгән фирка парламенттагы 500 урынның 159на ия булды.

Парламенттагы күпчелек 265 урынны оппозициядәге «Таиланд өчен» фиркасе яулады. Аңа Йинглак Чинават җитәкчелек итә. Ул яңа премьер-министр булыр дип фаразлана.

Йинглак Чинават Таиландның элекке премьеры Таксина Чинаватның сеңелесе. Таксина 2006 елда хәрби түнтәрелеш вакытында алып ташланды һәм илдән куылды.

Бер ел элек аның тарафдарлары ил башкаласы Бангкокта зур каршылык чарасы оештырган иде. Иминлек көчләре белән бәрелешләр вакытында 90 кеше үлде.
XS
SM
MD
LG