Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабан туйларын оештыруда Башкортстан да актив катнаша


Рөстәм Миңнеханов (с), Александр Мишарин һәм Рөстәм Хәмитов Свердлау өлкәсе Сабан туенда
Рөстәм Миңнеханов (с), Александр Мишарин һәм Рөстәм Хәмитов Свердлау өлкәсе Сабан туенда

Узган ял Свердлау өлкәсендә федераль Сабан туе узды. Башкортстаннан барган төркемне республика президенты Рөстәм Хәмитов җитәкләде.


Президент сәфәрен эшлекле үткәрде – ул Башкортстан һәм Свердлау өлкәләре арасында социаль, икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Свердлау ягыннан килешүгә өлкә губернаторы Александр Мишарин кул куйды.

“Беренче чиратта бу килешү ике арада заманча юл төзү һәм икътисади хезмәттәшлекне арттыруга ярдәм итәр дип ышанам”, диде Рөстәм Хәмитов.

Башкортстан президенты Екатеринбурдагы заманча җиһазланган өлкә балалар клиникасында да булды. Сабан туендагы алышлар нәтиҗәсе буенча, Башкортстан делегациясе 17 төбәк арасында 12нче урынны алды.

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге федераль бәйрәмгә аерым барды. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Әсгать Корманаев сүзләренчә, бу Сабан туе татар һәм башкорт халыклары арасында дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән.

Узган ял Мәскәү шәһәрендә дә Сабан туе узды. Анда барган Башкортстан төркемен Хөкүмәт җитәкчесе Азамат Илембәтов җитәкләде.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры үз Сабан туен үткәрде.

Быелгы Сабан туйларына кайбер яңа уеннар да кертелде. Мәсәлән, Чишмә касабасында узган бәйрәмдә бассейнга кереп, тере балыклар тоту ярышы узды. Күбрәк тотучы җиңүче дип билгеләнде.

Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә узган бәйрәмдә комбайн һәм тракторлар биюе күрсәтелде. Музыка астында тракторлар синхрон хәрәкәтләр ясады. Мондый биюнең республикада күренгәне юк иде әле. Бәләбәй районының Мәтәүбаш исемле татар авылында ат ярышында нибары бер ат катнашты. Беренче һәм соңгы урыннарны да рәхәтләнеп шул ат алды.
XS
SM
MD
LG