Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре оппозиция демонстрацияләре дәвам иткән Хама шәһәрен чолганышка алды.
Күрүчеләр әйтүенчә, шәһәргә керә торган юлларга танклар куелган. Дүшәмбе көнне Хамада Сүрия президенты Бәшәр Әсадка каршыларны кулга алганнар иде. Хокук яклаучылар әйтүенчә, полиция белән бәрелешләр вакытында өч кеше үлгән, алар арасында 13 яшьлек үсмер дә бар.
Узган атнада Хамада Әсәднең китүен таләп итеп йөз мең кеше катнашында урам җыены узган иде. Сүриядә дүрт ай чамасы элек башланган халык күтәрелешләрендә бу иң зуры иде.