Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби диңгез флоты су асты көймәләренә бәя күтәрүне тәнкыйтьли


Русия хәрби диңгез флотының башлыгы Владимир Высоцкий “Севмаш” саклану ширкәтен кискен тәнкыйтьләде. Высоцкий әйтүенчә, алар “наданнарча” үз товарларына бәя күтәрә.

Элгәре Русиянең саклану министрлыгы да “Севмаш”ның “Ясень” су асты көймәсенә бәяне өч тапкыр арттырып, 112 миллиард сумга җиткергәнгә, кискен рәвештә ризасызлык белдергән иде.

Узган атнада Русия саклану министры Анатолий Сердюков, министрлык Русиядә эшләнгән танкларны алмаячак, алар бик кыйммәт һәм заманадан калыша, дип әйткән иде.
XS
SM
MD
LG