Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сентябрьдә Дубайдан Казан һәм Уфага очышлар башлана


Дубай
Дубай
14 сентябрьдән башлап FlyDubai ширкәте очкычлары атнасына бер тапкыр Казанга һәм Уфага оча башлый.

“Яңа очышларыбыз Дубайны Русиянең икътисады һәм сәнәгате үсештә булган ике зур үзәге белән тоташтырачак, шулай ук Русия һәм БДБ шәһәрләрен Дубай кебек эшкуарлык һәм ял итү мәркәзенә якынайтачак,” диде ширкәт җитәкчесе Гает әл-Гает.

Ике шәһәр дә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре өчен химия, ягулык һәм технология үзәкләре буларак та мөһим.

Соңгы айларда “FlyDubai” ширкәте Русиянең Самар, Украинаның Киев, Донецки һәм Харьков шәһәрләренә очышлар башлады. Әлеге очышларга Boeing 737-800 очкычлары җибәрелә.
XS
SM
MD
LG