Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Закиров хәрби бүлекне мәхкәмәгә бирде


20 яшьлек Данис Закиров үзенә килгән зыянны 700 мең сум дип бәяләгән. Ул Көньяк Осетиянең Цхианвал шәһәрендәге 66431 санлы хәрби бүлекнең әнә шул кадәр акча түләвен таләп итә.

Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, Мамадыш район мәхкәмәсе (Закировның туган ягы) әлеге шикаятне карау вакытын әлегә билгеләмәгән.

2010 елның 28 маенда аны сержант Александр Матвеев утырган БТР таптата. Һәм Закировка Татарстанга кайткач икенче төркемдәге инвалидлык бирелә.

2011 елның гыйнварында Владикавказдагы хәрби мәхкәмә Матвеевны гаепле дип карар чыгара һәм шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткән була инде.

Закиров тикшерү барганда Матвеевка ачу тотмавын белдергән һәм шуңа күрә рухый зыян өчен мәхкәмәгә хәрби бүлекне биргән.
XS
SM
MD
LG