Accessibility links

Европарламент Русияне Халык иреге фиркасен теркәмәүдә гаепли


Европа парламенты Халык иреге фиркасен теркәмәгән өчен Русия хакимиятләрен гаепләүче резолюция кабул итте.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Европа парламентының әлеге резолюциясен кискен тәнкыйтьләде. Министрлык вәкиле Александр Лукашевич “Интерфакс”ка әлеге резолюцияне “Русия кануннарына тупас тыкшыну” дип белдергән.

Резолюция кирәклеген тәкъдим итүчеләр әйтүенчә, Русиядә демократик фиркане терки алмауның бу тугызынчы очрагы булып тора. Канун чыгаручылар фикеренчә, Мәскәү Европада кеше хокуклары конвенциясен боза.
XS
SM
MD
LG