Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы хәмергә каршы канун кабул итте


Дәүләт думасы өченче – соңгы укылышта “хәмергә каршы” канун кабул итте.

Документта дәүләт исерткеч эчемлекләр әйләнешен һәм җитештерүне көйләүне катылатачагы турында әйтелә.

Аерым алганда, хәмерне һәм шул исәптән сыра да исерткеч эчемлекләргә керәчәк, рекламлау тыелачак. Кичке 11-дән иртәнге 8-гә кадәр хәмер сату һәм җәмәгать урыннарында эчү рөхсәт ителмәячәк.

Канунның ярты градустан артык спиртлы эчемлекләрне дә хәмер рәтенә кую таләбе бер елдан көчкә керәчәк.
XS
SM
MD
LG