Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Карабах низагын җайлау тәкъдимнәрен Баку һәм Ереванга тапшыра


Русия Таулы Карбах низагын җайга салу турында тәкъдимнәрен Әрмәнстанга тапшырды инде. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде. Ул шулай ук әлеге документ бүген үк Азәрбайҗанга да тапшырылачак, диде.

Лавров сүзләренчә, Мәскәү әлеге низагны тыныч юл белән җайлау ягында.

Күптән түгел генә Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Русия президентларының Казанда очрашуы нәтиҗәсез тәмамланган иде.

Киләсе атнада төбәккә сөйләшүләрне алга җибәрү өчен халыкара күзәтүчеләр төркеме барачак.
XS
SM
MD
LG