Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Иран түрәләренә карата чараларны катылата


Британия чит илләргә чыгу тыелган Иран түрәләренең исемлеген арттырырга җыена.

Бу хакта Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг белдерде. Ул, чикләүләр Иран хөкүмәтендәгеләргә генә түгел, ә атом програмы өчен җаваплы белгечләргә дә кагылачак, диде. Һейг сүзләренчә, Британия үзенең бу адымын Кушма Штатлар һәм Канады белән дә килештерә.

Көнбатыш илләр Иран атом коралы ясарга тырыша дип шикләнә, әмма Тәһран моны кире кага.
XS
SM
MD
LG