Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һама шәһәрендә 450 мең кеше демонстрациягә чыкты


Сүриянең Һама шәһәрендә президент Бәшәр Әсадның вазифасыннан китүен таләп итеп протест чарасы уза. “Франс-пресс” хәбәр итүенчә, бу чарада 450 меңнән артык кеше катнаша. Оппозиция тарафдарлары, хәзерге хакимият белән бернинди сөйләшүләргә дә бармаячаклары, үзләренең төп таләпләре - Әсадның китүеннән чигенмәячәкләре турында белдерә.

Шул ук вакытта Шәм-Шәриф Кушма Штатлар илчесе Роберт Фордның Һамада оппозиция вәкилләре белән очрашуыннан соң Вашингтонны Сүриянең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде. АКШ Дәүләт Департаменты әлеге белдерүгә җавап итеп, Фордның сәфәре Сүрия җитәкчелеге белән килешенгән иде, диде.
XS
SM
MD
LG