Accessibility links

Кайнар хәбәр

Машина йөртүчеләр Казанда чокырларны буйый


Казанның Бутлеров урамы тирәсендә гауга кыза бара. Биредә 2нче номерлы трамвай юлын бетерү-бетермәү турында каршылыклар чыккан иде.

Хәзер бу урамдагы сыйфатсыз юлга игътибар арта. Русия машина хуҗалары федерациясенең Казан бүлеге әгъзалары әлеге юлларны төзәтергә тиешле хакимияттән өметен өзеп, бу проблема белән үзләре көрәшергә булган.

Пәнҗешәмбе көндез алар юлның сыйфаты начар булуга игътибарны арттырыр өчен, Бутлеров урамындагы чокырларны кызыл һәм яшел төскә буяп чыккан.

“Чокыр” акциясе кысаларында, оештыручылар бөтен урамны буяп чыгарга ниятләсә дә, полиция хезмәткәрләре бу эшне туктаткан.

Машина йөртүчеләр Казан урамнарындагы чокырларны буей
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00
XS
SM
MD
LG