Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачиның берничә районына полициянең махсус хезмәтләре җибәрелгән


Пакстанның иң зур шәһәрләреннән булган Карачиның берничә районына махсус полиция хезмәткәрләре һәм ярымхәрби берләшмәләр вәкилләре җибәрелгән.

Бу карар шәһәрдә көч куллануның артуы белән бәйле. Соңгы атнада анда 100гә якын кеше үлде. Сишәмбедән алып Карачида хәрби бәрелешләр дәвам итә. Күпләр моңа төрле сәяси һәм этник төркемнәр арасындагы каршылык сәбәпче дип саный.

Җомга көнне полициягә көч куллануга катнашлыгы булган һәркемне атарга дигән боерык бирелде.
XS
SM
MD
LG