Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең төньяк-көнчыгышында җир тетрәү булды


Япониянең төньяк-көнчыгышында 7,1 дәрәҗәсендәге көчле җир тетрәү булды. Соңрак төньяктагы Ивате префектурасындагы Офунато порты районында дулкын ташкыны 10 сантиметрга күтәрелде.

11 март көнне зыян күргән “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясеннән эшчеләр эвакуацияләнде. Ул вакытта афәттә 23 мең кеше үлгән иде, бу юлы зыян күрүчеләр һәм ишелүләр юк.
XS
SM
MD
LG