Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан җитәкчелеге Абадан шәһәрендәге шартлауда 15 кешенең үлүен таныды


Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу хакта хөкүмәт комиссиясенең якшәмбе көнне ил президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтовка тәкъдим ителгән хисабында әйтелә.

Шул ук көнне элегрәк Төркмәнстан тышкы эшләр министрлыгы Русия басмаларының Абадандагы күпләрчә корбаннар һәм җимерекләр турындагы хәбәрләре дөреслеккә туры килми дип белдерде. Хакимият ныклы тикшерү уздырырга вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG