Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе 13 радикал милләтчегә гаепләү карары чыгарды


Мәскәүдәге хәрби мәхкәмә “Национал-социалистик җәмгыять” әгъзаларына террор гамәле оештыру, милләтара нәфрәт нәтиҗәсендә 20-дән артык үтерү һәм һөҗүмнәр өчен гаепләү карары чыгарды.

Гаепләнүче 13 кешенең җидесенә прокурор гомерлек төрмәгә ябу таләп итте. Алар арасында әлеге төркем башлыгы булырга мөмкин дип фаразланган Лев Молотов та бар.

Гаепләү Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе бинасында көчәйтелгән иминлек астында уза.

Быел февраль аенда Русия Югары мәхкәмәсе “Национал-социалистик җәмгыять”не экстремистик оешма буларак танып, аның эшчәнлеген тыйды.
XS
SM
MD
LG