Accessibility links

Кайнар хәбәр

12 июль - Русиядә матәм көне


Су астыннан коткаручы мәетне күтәрә
Су астыннан коткаручы мәетне күтәрә
Татарстанда “Булгария” көймәсе һәлакәтендә үлгәннәргә 12 июльдә Русиядә матәм көне.

Кичә Иделдә баткан 13 юлчының үлеме расланган. Йөздән артык кешенең язмышы билгесез, 79 кеше коткарылган, дип хәбәр итә Татарстандагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Соңгы мәгълүматларга күрә, көймәдә барлыгы 208 кеше булган. Алар арасыннан 25 пассажир бөтенләй теркәлмәгән. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу президент Дмитрий Медведев үткәргән киңәшмә вакытында әйткән.

Беренчел фаразларга күрә, көймәнең нык тузганлыгы һәм аңа кирәгеннән артык күп кеше утыру һәлакәткә китергән сәбәп булырга мөмкин. Көймә 1955 елда төзелгән.

Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итүенчә, көймәне кулланып торучы ширкәтнең әлеге төр эшчәнлеккә лицензиясе дә булмаган. Берничә җинаять эше кузгатылган.
XS
SM
MD
LG