Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев АН-24 очкычларын кулланмаска тәкъдим итә


Обь елгасына төшкән очкыч
Обь елгасына төшкән очкыч
Русия президенты Дмитрий Медведев, Томски өлкәсендә биш кешенең үлеменә китергән казадан соң, АН-24 очкычларын кулланыштан алырга тәкъдим итте.

Сул моторы яна башлагач очкыч Обь елгасына төшәргә мәҗбүр булды. Казада 35 кеше яралана, ике кешенең язмышы билгесез.

Элегрәк Медведев, 21 июньдә Петрозводскида булган казадан соң, ТУ-134 очкычларын кулланмаска боерган иде. Анда 47 кеше үлде.
XS
SM
MD
LG