Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бангладешта машина казасында кимендә 40 укучы үлде


Бангладешның көньяк-көнчыгыш өлешендәге Дакка шәһәрендә кимендә 40 укучы үлде. Йөк машинасында 8 яшьтән 12 яшькә кадәр алтмышлап үсмер булган дип хәбәр ителә.

Күрүчеләр әйтүенчә, спорт ярышларыннан кайтып килүче балалар утырган йөк машинасы сулы чокырга төшә.

Бангладешта кеше күп катнашкан чаралардан алып кайту өчен йөк машиналары еш кулланыла.
XS
SM
MD
LG