Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыпрыста корал шартлап кешеләр үлгәнгә халыкның ачу белдерүе арта


Кыпрыс (Кипр) башкаласы Никосиядә сишәмбе көнне биш меңләп демонстрант, 11 май көнне хәрби диңгез ныгытмасындагы шартлауда кешеләр үлгәнгә, протест белдерде.

Демонстрантлар президент сараена үтә алды. Барничә яшь кеше полициягә ташлар ыргытты. Аларга җавап итеп күз яше газы кулланылды. Яраланучылар һәм тоткарланучылар да бар.

Демонстрантлар дүшәмбе көнне корал шартлап 12 кешенең үлеменә һәм 60 кешенең яралануына хакимиятләргә ачу белдерә.
XS
SM
MD
LG