Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда бәрелешләрдә 14 кеше үлгән


Пакстанның көньягындагы Карачи шәһәрендә узган төн төрле сәяси һәм этник төркемнәр бәрелешендә кимендә 14 кеше үлгән, егермеләп кеше яраланган. Шәһәрнең төрле урыннарында кимендә унлап машина яндырылган.

Хакимият карары белән шәһәргә ярым хәрби көчләр кертелгән.

Хакимияттәге Пакстан халык фиркасе вәкилләренең берсе - Зөлфигар Мирза оппозициядәге Берләшкән милли хәрәкәт җитәкчесе Әлтәф Хөсәенне тәнкыйтьләгәч бәрелешләр башлана.

Карачи полициясе башлыгы сүзләренчә, төнге тәртипсезлекләрдә 160-лап кеше тоткарланган.
XS
SM
MD
LG