Чәршәмбе кичендә Беларус башкаласы Минскида һәм илнең башка шәһәрләрендә узган протест чараларында тагын бер йөзләп кеше тоткарланды.
Интернет аша оештырылган протест чарасында катнашучылар президент Александр Лукашенко сәясәтенә һәм илдә көчәя баручы икътисади кризиска ризасызлык белдерү өчен кесә телефоннарын кичке сәгать сигездә шалтырый торган итеп көйләгән булган.
Әмма протест белдерергә җыелганнарны гади халык кебек киенгән һәм үзләренең кем булуларын әйтүдән, таныклыкларын күрсәтүдән баш тарткан таза яшь кешеләр тамгалары булмаган машиналарга көч белән ташып тутырган.
Беларус кеше хокукларын яклау оешмасы Вясна белдерүенчә, берничә журналист та сорау алу өчен тоткарланган. Шундый тоткарланучылар арасында Азатлык Радиосының Минскидагы хәбәрчесе Алеһ Һруздилович та булды. Бармак эзләрен алганнан соң ул иреккә чыгарылган.
Тоткарланганнарның күбесе мәхкәмәләрдә хөкем ителә. Узган атналарда шундый тоткарланучыларга ун көн иректән мәхрүм итүдән алып, зур штрафларга кадәр җәзалар билгеләнде.
Беларус хакимиятләренә ризасызлык белдерүчеләрдән тыш, илдә тирәнәя баручы иктисади кризиска каршы да чаралар күрергә кирәк.
Беларус премьер-министры Михаил Мясникович Мәскәүдә Русия инвесторлары белән очрашып, берничә зур ширкәтнең дәүләт карамагындагы хиссәләрен сату мөмкинлеге турында сөйләшүләр үткәрде.
Газүткәргечләр, нефть эшкәртү корылмалары, кесә телефоны ширкәтләре һәм МАЗ йөк машиналары ясау ширкәтләренең хиссәләре сатылырга мөмкин. Кызыксынучы инвесторлар арасында "Газпром", "Лукойл", "Роснефть" һәм башка ширкәтләре атала.