Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Либиянең Милли күчеш Шурасын рәсми таныды


АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Либиянең Милли күчеш шурасы башлыгы Мәхмүт Җибрил белән
АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Либиянең Милли күчеш шурасы башлыгы Мәхмүт Җибрил белән
АКШ Либия гыйсьянчыларының Милли күчеш шурасын Либия халкының бердән-бер кануный вәкиле итеп таныды. Бу хакта Истанбулда үтүче Либиягә карата Халыкара элемтә төркеме очрашуында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белдерде.

Аңа кадәр Италия һәм Франция вәкилләре дә очрашуның йомгаклау документында бөтен элемтә төркеме исеменнән Шураны тану турында сүзләр булачак дип белдергән иде.

Бу адым Либия гыйсьянчыларының халыкара дәрәҗәсен арттырачак һәм Либия башлыгы Мөәмәр Каддафиның президентлыктан китүен тизләтәчәк, дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG