Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр “Булгария”не су астыннан чыгаруга әзерләнә


Татарстанда белгечләр 10 июнь көнне Иделдә баткан “Булгария” көймәсен су астыннан чыгаруга әзерләнә.

Русия Гадәттән тыш министрлыгы хәбәр итүенчә, һәлакәт булган җиргә ике махсус кран килгән. Көймәне судан чыгару якшәмбе башланыр һәм тәүлек эчендә тәмамланыр дип көтелә.

Коткаручылар баткан көймәне тикшерү эшләрен төгәлләде. 15 кешенең җәсәде әлегә табылмаган. Аларны Иделдә һәм яр буйларыннан эзлиләр. 114 кешенең үлеме расланган һәм җәсәдләренең кемнәрнеке булуы ачыкланган. Яртысыннан күбе хатын-кызлар, 28-е балалар һәм үсмерләр.
XS
SM
MD
LG