Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә кимендә 28 демонстрант үтерелгән


Сүриядә демонстрацияне бастырганда кимендә 28 кеше үлгән, йөзләрчә кеше яраланган.

Хөкүмәткә каршы чараларны күзәтеп баручы “Җирле координация комитеты” оешмасы вәкиле белдерүенчә, 22 кеше ил башкаласы Шәм-Шәриф һәм аның тирәсендә үтерелгән.

Сүриядә Бәшәр Әсадның президентлыктан китүен таләп итеп дүрт ай дәвам итүче халык күтәрелешләре эчендә кичәге демонстрацияләр иң зуры иде.
XS
SM
MD
LG