Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Обаманың Далай Лама белән очрашуын теләми


Кытай Кушма Штатларны президент Барак Обаманың Тибетның рухи җитәкчесе Далай Лама белән очрашуын кире кагырга чакыра.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә очрашу “эчке эшләргә тыкшыну” дип әйтелә. Шулай ук АКШ һәм Кытай мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин диелә.

Кытай узган ел Обама белән Далай Лама очрашуына протест белдергән иде, әмма Пекин белән Вашингтон арасында мөнәсәбәтләр начарланмады.

Ак Йорт белдерүендә, Обама белән Далай Ламаның очрашуы АКШ президентының Тибеттагы үзгә мәдәниятне һәм тибетлыларның хокукларын саклауга теләктәшлеген күрсәтәчәк, диелә.
XS
SM
MD
LG