Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үрдүндә полиция журналистларга көч куллануда шикләнелә


Үрдүндә полициянең дүрт хезмәткәре тоткарланган. Алар Амманда җомга көнне үткән утырып каршылык белдерү чарасында катнашкан демонстрантларга һәм журналистларга “гадәттән тыш каты” көч кулланган дип фаразлана.

Полиция әлеге чарада катнашканнарны күсәкләр белән куып тараткан. Бәрелешләр вакытында унбиш кеше, алар арасында журналистлар да бар, зыян күргән.

Журналистлар полициянең бу гамәленә каршы чара үткәрәчәкләрен белдерә.
XS
SM
MD
LG