Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Әфганстанда иминлек контролен тапшыра башлады


Әфганстанда кайбер төбәкләрдә иминлек контроле НАТО гаскәрләреннән җирле көчләргә тапшырыла башлады.

Әфганстан президенты Хәмит Карзаиның март аенда тәкъдим иткән планы нигезендә әлеге тапшыру илнең иминрәк төбәкләре булган Бамиан вилаятендә башланды. Бу чарага Кабулдан хөкүмәт түрәләре һәм илчеләр дә килгән.

Якын араларда әфган иминлек көчләре тагын алты төбәкне үз күзәтүенә алачак. Алар: Кабул, Панджер, Һират шәһәре, Мазари-Шәриф, Мехтарлам һәм Лашкаргах.

Бу хәл 2014 елда Әфганстанда НАТОның хәрби операциясе төгәлләнүгә җитди адым дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG