Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский ябылган «Бутырка» хезмәткәрләренә җинаять эше ачылган


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
Русия тикшерү комитеты белдерүенчә, Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский үлеме сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү барганда ябылу урнынының ике хезмәткәренә җинаять эше ачылган.

Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, Магнитскийны караган табиб Лариса Литвиновага Һөнәри вазифаларын үтәмичә саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә дучар итүдә җинаять эше ачылган.

Тикшерү барганда ябылу урыны башлыгының элекке урынбасары Дмитрий Кратов та җинаять җаваплыгына тартылган.

Белгечләр әйтүенчә, 37 яшьлек юристка медицина ярдәме күрсәтелмәгәнгә, ул үлгән.
XS
SM
MD
LG