Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә нациларга хөкем карарын җиңеләйтте


Русия Югары мәхкәмәсе шартлаулар оештыруда гаепләнеп хөкем ителгән дүрт нацига карата чыгарлыган карарны җиңеләйтте.

Хәбәр агентлыклары белдерүенчә, аларга алдан билгеләнгәнгә караганда кимрәк вакытка төрмәгә ябу карары чыгарылган. Югары мәхкәмә гаепләнгәннәрнең үкенүләрен исәпкә алган.

Февраль аенда Мәскәү мәхкәмәсе утырышчылары 19 яшьлек Андрей Гордеев, Константин Кучер, Владислав Поляков һәм 23 яшьлек Антон Васильевны милләтара нәфрәттә шартлаулар оештыруда, һөҗүмнәрдә һәм үтерүдә гаепләде. Аларга тугыз елдан алып 22 елга кадәр каты шартлардагы колониягә ябу карары чыгарылган иде.
XS
SM
MD
LG