Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Конгрессы Гали Акыш туганнарының кайгысын уртаклаша


Гали Акыш (с) Марат Мөлеков белән. 1991 ел.
Гали Акыш (с) Марат Мөлеков белән. 1991 ел.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Гали Акыш дөньяның төрле илләрендә яшәп һәрвакыт милләтебезгә хезмәт итте, исхакыйлардан килгән азатлык идеалларын таратты, татар дөньясын берләштерүче булды, дип белдерә.

Конгресс Гали Акышның гомеренең соңгы көненә кадәр күпсанлы милләттәшләребезгә ярдәм итеп, бүгенге татар хәрәкәте, Татарстан тормышы белән һәрдаим кызыксынып яшәвен дә искә ала.

“Бу олпат шәхеснең исеме халкыбыз тарихында һичшиксез алтын хәрефләр белән уелып калыр, яңа буыннарны милләтнең якты киләчәге өчен көрәшкә өндәп, рухландырып торыр” диелә Конгрессның Хушлашу сүзендә.
XS
SM
MD
LG