Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Дәһлидә сөйләшүләр үткәрде


Клинтон Һиндстан тышкы эшләр министры Кришна белән
Клинтон Һиндстан тышкы эшләр министры Кришна белән
Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Һиндстанга сәфәрендә иминлек өлкәсендә ныграк хезмәттәшлеккә чакырды. Клинтон Һиндстан тышкы эшләр министры Соманахалли Кришна һәм хөкүмәт башлыгы Манмохан Сингх белән очрашты.

АКШ Дәүләт секретаре Һиндстан һәм Пакстанның ике ара мөнәсәбәтләрне җайлау өчен сөйләшүләр башларга ниятләүләрен дә хуплады. Клинтон сүзләренчә, әлеге сөйләшүләр “терроризмны юк итү өчен дә кирәк”.

Шулай ук Клинтон атом энергиясен тыныч вәзгыятьтә куллануда АКШ һәм Һиндстан арасындагы хезмәттәшлекне арттырырга да чакырды.

Сөйләшүләр вакытында Һиндстан ягы Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен чыгару анда тотрыксызлыкка китерергә мөмкин дип борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG