Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия гаскәрләре Лүбнән чиге буена урнаштырыла


Сүриянең бер шәһәрендәге халык күтәрелешләре
Сүриянең бер шәһәрендәге халык күтәрелешләре
Сүриядә оппозиция белән полиция бәрелешләре булган урыннан кешеләр качып китмәсен өчен Лүбнән чиге буена гаскәрләр урнаштырылган. Анда танклар һәм башка авыр техника да бар, дип хәбәр ителә.

Соңгы берничә тәүлек эчендә дистәләрчә гаилә чикнең теге ягына чыккан. Хокук яклаучылар белдерүенчә, күпләр якындагы көннәрдә илдәге хәл начарланыр дип куркуга калган.

Сүриядә берничә айга сузылган бәрелешләр нәтиҗәсендә меңнәрчә гаилә Лүбнәнгә киткән.

Хокук яклаучылар хөкүмәткә каршы демонстрацияләр башлангач илдә 1300-дән артык кеше, 300-ләп полиция хезмәткәре һәлак булган, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG