Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция: Каддафи хакимияттән китсә, Либиядә кала ала


Франция тышкы эшләр министры Ален Җүппе, әгәр Каддафи тулысынча сәяси эшчәнлектән китсә, ул Либиядә кала ала, дип белдерде.

Франция президенты Николя Саркози гыйсьянчылар оештырган Либия Милли күчеш шурасының ике лидеры белән очраша.

Узган атнада утыздан артык ил, шул исәптән Кушма Штатлар да, Милли күчеш шурасын Либия халкының кануный вәкиле буларак таныды.

Русия бу адымны тәнкыйтьләп, гыйсьянчылар күпьяклы низагның бер ягын гына тәшкил итә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG