Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарны торгызу – мәҗүсилек түгел, ә милләтне торгызу


Болгарны һәм анда сәяхәт кылуларны мәҗүсилек итеп кенә карау дөрес булмас, бу - милләтне берләштерүгә зур өлеш керткән олы бер эш. Милләтне милләт итеп саклап калу, аны рухи яктан сәламәтләндерү өчен кирәк ул.

Фәүзия Бәйрәмованың "Көймә фаҗигасе - милләт фаҗигасе" дигән язмасы аны укыган бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Без, Татарстаннан ерак Себердә яшәүчеләр дә, "Булгария" корабы казасында һәлак булганнарны кызганып тетрибез, Аллаһтан аларга урынны җәннәт түрләреннән насыйп итүен сорыйбыз. Аларның исән якыннары өчен җаннарыбыз әрни, аларга карата изге теләктә без.

Бәйрәмованың Дәрдмәнд сүзләренә таянып әйткән төп фикере белән килешмәскә мөмкин дә түгел. Әйе, ил корабын җил сөрә, упкын милләттән җан сорый. Бәйрәмнәрдә типтереп яшәп, милләтнең һәлакәткә юл тотуын күрмәвебез турында башкалар да, мин үзем дә күп мәртәбәләр язып чыктым, тик югары даирәләрдә ишетүче генә булмады ул сүзләрне.

Әмма танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, диндә яшәгән Фәүзия ханымның ярып әйткән кайбер сүзләре шактый сәер дә тоелды.

Мисал өчен, суга батып үлгәннәр шәһит була алмый дигән сүзләр минем йөрәгемне икеләтә тетрәтте. "Аларны шәһит дип уйлау кемгә зыян икән?" дигән сорау туды күңелдә. Сабый балаларын ияртеп, су буйлап сәяхәткә чыккан аналар бозыклык уйлап утырдылар микәнни бу корабка?

Күп акча җыю максаты белән ватык корабка саны буенча тиешеннән артык кеше төяп, аны һәлакәткә чыгарып җибәргән кешеләрнең үз өсләренә никадәр зур гөнаһ алуларын күз алдына да китереп булмый, ә алар бит исән.

Күпчелек хәерчелектә яшәгәндә типтереп бәйрәм итеп, халык күзен буяп яшәгәннәр исән, алар киләчәк буыннарына да җитәрлек байлык туплап яшәүләрен дәвам итә. Исән генә дә түгел - аларга җәза да юк, хәтер-хәвәф тә килми аларга, акланалар да алар, фаҗига гади халык өстенә килеп төшә, шунысы кызганыч, шунысы өзә йөрәк-бәгырьләрне.

Аларның яшертен җинаятьләре аркасында гап-гади кешеләр турында "алар бозыклык юлына чыгып һәлак булганнар" дип уйларга хакыбыз бармы икән?

Су сәяхәте дигәннән, татарның мәшһүр шәхесе, үз вакытында дини белем алган, гарәп телен белеп, Коръән-кәримне кабат-кабат укып, дин кануннары нигезендә яшәгән Бакый Урманче гаиләсе белән корабта Әстерханга кадәр сәяхәт кыларга ярата иде. Болгарга бару гаеп эш булып саналмасын иде. Мәҗүсилек милләттәшләребез тормышыннан беркайчан да чыгып бетмәгән, аны Болгарга бармый гына кылырга да була.

Июнь аенда миңа Казанда булып үткән дин әһелләре форумында катнашырга туры килде, безне дә Болгарга алып бардылар, дөрес, автобусларда. Мин үзем дә көтмәгән тирән җылы тәэсирләр алдым ул сәяхәттән, әлегә кадәр арына алмыйм анда туган хисләремнән.

Болгар сәяхәте тудырган фикерләремнең иң көчлесе, иң тирәне шул: Русия башлыклары күрсен иде монда җыелган халыкны, татар күпсанлы, татар көчле, бердәм, аның көче сынмас булуын аңларлар иде дигән уй белән кайттым мин аннан. Ә мин аңа кадәр милли хәрәкәт сүнде, милләтебез үлемгә дучар дип, төшенкелеккә бирелә башлаган кеше идем.

Кем нәрсә эзли икән бит Болгар җирендә. Мин анда килгән халыкның күплегенә, нәни балалардан башлап, хатын-кызларның яулыклы булуына, бернинди исерек күренмәвенә, ризык, эчемлек сатып алу мөмкинлеге булуга, күмәк рәвештә өйлә намазы укылуга сокланып, ләззәтләнеп, хәйран калып йөрдем, борынгы ата-бабалар җирендә намаз укый алуым белән бәхетле сиздем үземне. Мәҗүсилек кылган кешеләрне күрмәдем, күрми калганмын икән.

Җиренә җиткереп аңлаткач, мәҗүсилеккә тартылганнар да ислам диненә сыймаган гамәлләр кылмаслар дип ышанасым килә. Һәрхәлдә, бу юнәлештә дин әһелләренең җиң сызганып эшләүләре кирәк. Милләтне милләт итеп саклап калу, аны рухи яктан сәламәтләндерү юллары бик күп, иң мөһиме - ил башлыкларының йөзләрен халыкка таба бору. Иң авыры шул булып чыкты да. Эшлисе дә эшлисе әле бу юнәлештә.

Мин Фәүзия Бәйрәмова белән бәхәскә кермим, тик үз фикеремне генә белдерәм. Аның Болгарга булган карашын Себердәге борынгы Искер тарихи ядкарен торгызуга да күчерергә мөмкин. Ә бит Фәүзия ханым бу юнәлештә хәрәкәт итүчеләргә ярдәм күрсәтә һәм себер татарлары аңа моның өчен бик тә рәхмәтле.

Бибинур Сабирова,
"ak-kalfak.ru" интернет-журналы мөхәррире (Төмән)
XS
SM
MD
LG