Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия һәм Франция Греция мәсьәләсендә килеште


Ангела Меркель һәм Николя Саркози
Ангела Меркель һәм Николя Саркози
Грециягә финанс ярдәме мәсьәләсендә Германия һәм Франция уртак фикергә килде. Бу хакта бүген Брюссельдә үтүче еврозона илләре башлыклары очрашуы алдыннан Франция президенты хакимияте белдерүендә әйтелә.

Кичә Франция президенты Николя Саркози һәм Германия канцлеры Ангела Меркель Берлинда очрашкан иде. Очрашуда Европа үзәк банкы башлыгы Жан-Клод Трише дә катнашты.

Ике ара килешүнең нечкәлекләре әйтелми. Германия элегрәк Грециягә ярдәм програмында хосусый инвесторлар да катнашсын дип белдерде, ә Париж моңа каршы иде.

Белгечләр әйтүенчә, дефолт булдырмас өчен Грециягә 110 миллиард евро кирәк.
XS
SM
MD
LG