Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Булгария” көймәсенең идарә өлеше күренде


10 июль көнне Иделдә баткан көймәнең мачтасы, антенналар һәм капитан идарә иткән өлеше күренде. Бу хакта көймәне күтәрү үзәге вәкиле әйтә.

“Булгария" һәлакәтендә табылмаганнар 8 кешегә калды. Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин бүген, җиде кеше табылмаганнар исемлегеннән алынды, алар йә исән калган, йә әлеге исемлеккә ялгыш эләккән, дип белдерде.

114 кешенең үлеме расланган. 79 кеше исән калды.

Бүген көймәне кулланып торучы ширкәт башлыгы Светлана Инякина һәм Кама елга регисторы белгече Яков Ивашовка, иминлек таләпләре сакланмау нәтиҗәсендә саксызлык белән ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән хезмәт күрсәткән өчен гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG