Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы Карачида 11 кеше үтерелгән


Пакстанның эре шәһәрләреннән берсе – Карачида атышлар вакытында сигез кеше үтерелгән, 15 кеше яраланган. Бу хәл җомгага каршы төндә булган. Әлеге бәрелешләргә сәяси каршылыклар китергән булуы хәбәр ителми.

Соңгы айларда сәяси бәрелешләр нәтиҗәсендә йөздән артык кеше үлде.

Бүген илнең көньяк-көнбатышындагы Белуҗистан вилаятендә төбәктәге сәясәтче, аны йөртүче һәм сакчысы үтерелгән. Һөҗүм өчен җаваплылыкны беркем дә әлегә үз өстенә алмады.

Белуҗистанда талиблар һәм шулай ук белуҗи-сепаратистлары да бар.
XS
SM
MD
LG