Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Маҗарстан һәм Италиядән дә яшелчә кертә башлый


Русия кирәкле сертификатлар булган вакытта Маҗарстан һәм Италиядән дә яшелчә кертүне рөхсәт итә. Роспотребнадзор рөхсәт 25 июльдән бирелә, дип белдерә.

Элгәре Бельгия, Греция, Дания, Испания, Нидерланд, Польша, Франция һәм Чехиядән яшелчә кертелә башлаган иде.

Русиягә Европа илләреннән яшелчә кертү, июнь башында, кырыклап кешенең үлеменә китергән эчәк кизүе таралгач тыелган иде.
XS
SM
MD
LG