Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламчылар Сомалида ачлык юк дип белдерә


Сомалиның көньягындагы берничә районны үз контролендә тотучы “Әш-Шабаб” радикал исламчылар БМОның бу төбәктә ачлык башланды, дигән хәбәрен “ялган” дип белдерде.

Исламчылар вәкиле, андагы радиодан чыгыш ясап, Сомали көньягында корылык булуны әйтеп, ачлыкны кире какты. Бу хәбәр “сәяси” сәбәпләр нигезендә таратылган, дип белдерде.

“Әш-Шабаб” халыкара һуманитар оешмаларга әлеге төбәккә ярдәм кертергә дә рөхсәт итмәде.

БМО белдерүенчә, Сомалида ачлыктан дистәләрчә мең кеше һәм шул исәптән бик күп бала үлгән.
XS
SM
MD
LG