Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария"дә тагын алты мәет табылды


Идел елгасында баткан “Булгария” корабын тикшергәндә тагын алты кешенең мәете табылды. Хәзер инде бу фаҗигадә барлыгы 120 кешенең үлеме рәсми рәвештә раслана.

Югалганнар исемлегендә әле дә ике кеше кала. Аларны эзләү дәват итә.

Корабта булган 201 кешенең 79-ы коткарылды.

10 июльдә баткан “Булгария” корабы 20 метр тирәнлектән кичә су өстенә чыгарылды һәм сай урынга күчерелде. Корабның су керердәй урыннары ныгытылды.

Эчендәге су чыгарылып йөзәрлек хәлгә китерелгәннән соң ул кораблар тора торган якындагы бер урынга күчереләчәк.
XS
SM
MD
LG