Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Көньяк Кытай диңгезендәге низаг контрольдән чыгарга мөмкин


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Көньяк Кытай диңгезендәге чик мәсьәләсенә бәйле бәхәс контрольдән чыгарга мөмкин дип кисәтә.

Бали утравында Азиядәге иминлек мәсьәләләренә багышланган зур халыкара җыенда чыгыш ясап Клинтон төбәктә хәрби-диңгез каршылыгының артуын искә алды һәм барлык тарафларны да бу бәхәстәге каршылыкларны ашыгыч рәвештә бетерергә чакырды.

Кытай Көньяк Кытай диңгезен тулысынча үзенеке дип саный. Әмма Бруней, Малайзия, Вьетнам, Филиппин һәм Тайвань һәрберсе диңгезнең бер өлешен дәгъвалый.
XS
SM
MD
LG