Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран АКШ һәм Израилне Иран галимен үтерүдә гаепли


Иран парламенты рәисе Али Лариҗани АКШ белән Израилне Иран галиме Дариуш Ризаины үтерүдә гаепли. Дариушның шимбә көнне Тәһранда атып үтерелүе хәбәр ителде.

Шул ук вакытта атып үтерелгән кешенең кем булуы турында каршылыклы хәбәрләр килә.

Кайбер хәбәрләргә караганда, Тәһрандагы бер университет студенты Дариуш Ризаиниҗад үтерелгән.

Аңа кадәр физика галиме, профессор Дариуш Ризаига һөҗүм булуы хәбәр ителгән иде.

Соңгы елларда Иранда атом-төш эшчәнлеге белән шогыльләнүче берничә галим үтерелде.
XS
SM
MD
LG