Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хөкүмәт күп фиркалелекне хуплады


Сүриядәге протест чараларының берсе
Сүриядәге протест чараларының берсе
Сүрия хөкүмәте яңа сәяси фиркаләр оештыру мөмкинлеге бирүче канун өлгесен хуплады.

Сүриянең САНА мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, этник, кабилә һәм дини нигездә фиркаләр оештыру тыела.

Күп фиркалелекне булдыру - Сүриядә берничә айга сузылган хөкүмәткә каршы протест чараларында күтәрелгән төп таләпләрнең берсе иде.

Илдә 48 ел буе Баас социалистлар фиркасе хакимлек итте. Хәзерге конституция нигезендә ул «җәмгыятьне һәм дәүләтне әйдәп баручы» диелгән.
XS
SM
MD
LG