Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мароккода очкыч казага юлыкты


Марокконың көньягында хәрби-транспорт очкычы казага юлыкты. Кимендә егерме кеше үлгән.

Марокко хакимияте очкыч Гелмин шәһәре янындагы тауга бәрелгән, дип хәбәр итә. Начар күз күремендә пилот ялгышкан булырга мөмкин дип фаразлана.

Марокко мәгълүмат чаралары очкычта 70-кә якын кеше булган, күбесе исән калган, дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG