Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово Сербия чигендә полиция операциясен туктатты


Косово полициясенең махсус бүлеге Сербия чигендәге капкалардан китте. Европа Берлегенең Косоводагы вәкиле Фернандо Джентилини, Европа Берлеге Кососво хакимиятенең полиция операциясен хупламый, дип белдерде.

Косово хакимиятенең илнең төньягындагы ике чик капкасында контрольне үз кулына алырга теләве Белград һәм Приштинаның халыкара вәкилләр белән сөйләшүе нәтиҗәсендә туктатылды.

Сербия чигендә кризис сишәмбегә каршы төндә башланган иде. Косово хакимияте серб милләтендәге полиция һәм таможня хезмәткәрләре урынына албаннарны кую өчен махсус билгеләнү төркемнәре җибәргән иде. Косово хакимиятенең максаты – Приштинаның узган атнада Сербиядән товарлар кертүне тыюга контрольне көчәйтү иде.

Республиканың төньягында яшәүче Косово серблары әлеге хәлләргә җавап итеп ике юлны япты. Алар Косово полициясенә һөҗүм иткән вакытта кимендә биш кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG