Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессында Магнитский эше белән бәйлеләрне илгә кертмәүне расладылар


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
АКШ хакимияте, Сергей Магнитский үлеменә катнашы булган дип фаразланган, Русия түрәләрен илгә керергә тыю хәбәрен раслады. Бу хакта “Азатлык” радиосына АКШ Конгрессындагы чыганак хәбәр итте.

Элгәре Дәүләт департаментының тыю кертүе турында Washington Post газеты язган иде. Керү тыелганнарның кемнәр икәнлеге белдерелми.

АКШ сенатында хәзер Магнитский эшенә катнашы булган Русия хокук саклау оешмаларындагы 60 хезмәткәрнең банк хисапларын туңдыру һәм илгә керүне тыю турында канун өлгесе карала.

Hermitage Capital вакыфы юристы Сергей Магнитский 2009 елда Мәскәүдә тикшерү барганда ябып тору урынында үлгән иде. Русиядә күптән түгел генә әлеге ябып тору урынының элекке хезмәткәрләренә гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG