Accessibility links

Британия Либия илчелеге хезмәткәрләрен чыгарып җибәрә


Уильям Һейг
Уильям Һейг
Британия хакимияте Либия илчелеге хезмәткәрләренең барсын да илдән чыгара. Бу хакта бүген Британия тышкы эшләр министрлыгында белдерелде. Май аенда Либия башкаласы Триполида Британия илчелегенә һөҗүмнән соң Либия илчесенең илдән чыгарылуы хәбәр ителде.

Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг, Лондонның Мөәмәр Каддафи идарәсен түгел, ә гыйсьянчылар оештырган Милли күчеш шурасын Либиянең кануный хакимияте итеп тануын белдерде. Һәм нәкъ алар яңа илчене һәм илчелек хезмәткәрләрен билгеләргә хокуклы, дип тә әйтте.

Һейг шулай ук, Каддафи хакимияттән баш тартканчы Либиядә НАТО кампаниясе дәвам итәчәк, диде.
XS
SM
MD
LG