Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә бәрелешләрдә 11 кеше үлгән


Сүрия башкаласы Шәм-Шәрифтән көньяк-көнбатыштагы Канакер шәһәрендә демонстрантлар белән хөкүмәт гаскәрләре бәрелешендә кимендә 11 кеше үлгән, утызлап кеше яраланган.

Сүрия хокук яклаучылары әйтүенчә, әлеге шәһәргә бүген танклар кертелгән. Анда яшәүчеләр киртәләр корып, машина тәгәрмәчләре өеп һәм ташлар атып танкларны туктатырга теләгән. Шәһәрдә электр белән тәэмин итү туктатылган, телефон элемтәсе өзелгән.

Хокук яклаучылар, Сүриядә март башыннан президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итеп халык күтәрелешләре башлангач, бәрелешләрдә мең ярымнан артык кеше үлде, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG